news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәтлеләр Татар Малай һәм Кызык-мызык белән очраштылар

Ә алар үз чиратында яшь блогерларга беренче адымнар ясауда ярдәм күрсәтәчәкләрен белдерделәр.

(Әлмәт, 14 август, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Бүген Әлмәтнең “Кванториум” балалар технопаркында Татарстанның иң популяр ике блогеры Татар Малай (Ринат Галиәхмәтов) һәм Кызык-мызык (Илназ Габидуллин) белән очрашу булып узды, дип яза җирле басма.

Блогерлар инстаграм социаль челтәрендә татар мохиты булдыру турында һәм бу эшкә ничек алынулары турында сөйләп үттеләр. Алар конкурентлыктан курыкмауларын, ә киресенчә татар блогерларының күбрәк булуын җиткерделәр. Әлмәтлеләргә шәһәрнең татар блогеры Ләйсән Сабитованы үрнәк итеп китерделәр.

Ә алар үз чиратында яшь блогерларга беренче адымнар ясауда ярдәм күрсәтәчәкләрен белдерделәр. Видеоларның темаларын атадылар һәм үз киңәшләр җиткерделәр.

Очрашу барышында теләгән һәркем кызыксындырган сорауларын җиткерә алды. Блогерлар сорауларга теләп җавап бирде. Очрашу фотога төшүләр белән тәмамланды.

news_right_1
news_right_2
news_bot