Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәтлеләр танылган язучыны искә алды
Язучының 200 дән артык шәхси әйбере Әлмәт туган якны өйрәнү музеенда саклана.
(Әлмәт, 15 март, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәтлеләр нефтьче, танылган язучы һәм журналист Изаил Зариповның тууына 90 ел тулуны билгеләп үтте, дип яза "Әлмәт таңнары" газетасы.
Саҗидә Сөләйманова исемендәге шәһәр үзәк китапханәсендә һәм Түбән Мактама китапханәсендә бу уңайдан искә алу чаралары узды. Чарада катнашучылар бу көнне күренекле шәхеснең тормыш һәм иҗат юлын барладылар, аның белән янәшәдә торып эшләгән кешеләр белән аралаштылар.
Язучының 200 дән артык шәхси әйбере Әлмәт туган якны өйрәнү музеенда саклана. Изаил Зариповның кызы, шулай ук журналист Лилия Сабитова да хатирәләре белән уртаклашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз