news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәтлеләр төзеклек өчен көрәшне дәвам итә

Кагыйдә бозган кешеләргә карата төзелгән 20 беркетмә тикшерелгән

(Казан, 15 октябрь, “Татар-информ”). Узган атнада административ комиссия әгъзалары шәһәрдә һәм районда төзекләндерү кагыйдәләрен бозган кешеләргә карата төзелгән 20 беркетмәне тикшерде.

Беркетмәләрнең күпчелеге көнкүреш калдыкларын теләсә кая ташлаучыларга карата төзелгән иде. Шулай ук машиналарын газоннарга, балалар мәйданчыкларына куючылар һаман да күзәтелә. Хәзер көз җитеп,яңгырлар башланды. Төзелеш мәйданчыкларыннан тәгәрмәчкә саз, пычрак ияртеп чыгучыларга да штраф каралган, дип яза “Әлмәт таңнары” басмасы.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot