Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәтлеләр судомодель спорты буенча ярышларда сынатмады
Шәхси зачетта I урынны Руслан Шәрәфетдинов, III урынны Илья Кудинов яулады.судомодель спорты
(Әлмәт, 12 апрель "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Новосибирск өлкәсе Бердск шәһәрендә Бөтенроссия фәнни-техник олимпиада кысаларында судомодель спорты буенча ярышлар үтте, дип яза "Әлмәт таңнары" газетасы.
15 яшькә кадәрге балалар арасында узган ярышта 7 команда катнашкан. Татарстан командасын Әлмәтнең яшь техниклар станциясенә йөрүчеләр тәшкил иткән. Шәхси зачетта I урынны Руслан Шәрәфетдинов, III урынны Илья Кудинов яулады. Команда зачетында якташларыбыз дүртенче урынга чыкты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз