news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәтлеләр скандинавча йөреп карады

Бу бүген модалы юнәлеш булып санала

 (Казан, 8 апрель, “Татар-информ”). 7 апрель – Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан, “Әлмәт таңнары” һәм “Знамя труда” газеталары шәһәркүләм акция уздырды. «Нефтьче» Мәдәният сарае каршындагы мәйданда спорттагы яңа, модалы юнәлеш – скандинавча йөреш буенча массакүләм күнегү үткәрелде.

Әлеге акциягә күпләр теләктәшлек белдерде: студентлар, ветераннар, яшьләр, гомумән, үзенең сәламәтлеге өчен кайгыртып яшәүчеләр килгән иде. Алар «Нефтьче» Мәдәният сарае – Ленин урамы – Яшьләр үзәге маршруты буенча сәламәтлек парадында катнашты, дип белдерә җирле басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot