news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәтлеләр шикле әйберләргә сизгер

Шушы көннәрдә булган очрак моны раслый

 (Казан, 30 октябрь, “Татар-информ”). 28 октябрьдә иртәнге сәгать 10нар тирәсендә Әлмәтнең полиция бүлегенә Ленин урамы белән Тукай проспекты чатында сәүдә үзәге кырыенда шикле тартма ятуы хакында хәбәр бирелә.

Ашыгыч чара күрү хезмәте вәкилләре тиз арада бу урынны чолгап ала. Сәүдә үзәгеннән, якындагы банктан, чәчәк кибетеннән хезмәткәрләр һәм клиентлар урамга чыгарыла. Тикшерү барышында шикле әйбернең гади тартма булуы ачыклана, дип әлмәтлеләрнең уяулыгы турында яза “Әлмәт таңнары” басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot