news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәтлеләр сайлауларда актив катнашырга җыена

Татарстанда да Владимир Путинга теләктәшлек белдереп, аның файдасына имзалар җыю рәсми рәвештә башланды.

(Әлмәт, 14 гыйнвар, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 2018 елның 18 мартында илебездә Россия Президентын сайлаулар узачак. Үз-үзләрен кандидат итеп күрсәтүчеләр сайлауларда катнашу өчен имза җыярга тиеш. Төрле төбәкләрдә аларга теләктәшлек күрсәтеп имзалар җыю башланды. Әлмәтлеләр дә бу эшкә актив кушылды, дип яза җирле басма.

Мәгълүм булганча, Россия Федерациясе Президентын сайлаулар буенча сайлау кампаниясе узган елның 18 декабреннән башланды. 7 гыйнварга Үзәк сайлау комиссиясенә сайлауларда катнашырга ниятләп, үз-үзен кандидат итеп күрсәтергә карар кылган кешеләрдән 46 белдерү кәгазе кергән. Әмма алар арасыннан 15 кандидат кына документларын тикшерүгә тапшырган. Үзәк сайлау комиссиясендә үз-үзләрен күрсәткән Владимир Михайлов, Владимир Путин, Александр Чухлебовка теләктәшлек күрсәтүче сайлаучыларның өч төркеме теркәлгән. Шулай ук 14 сәяси партиянең дә вәкаләтле вәкилләре теркәлгән.

Владимир Путинга сайлауларда катнашу өчен илебездә яшәүчеләрдән 300 мең имза кирәк. Бу һәр республикадан 7,5 әр мең имза дигән сүз. Татарстанда да Владимир Путинга теләктәшлек белдереп, аның файдасына имзалар җыю рәсми рәвештә башланды. Республикадагы 12 нокта Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәттә урнашкан. Без Әлмәттәге шундый нокталарның берсендә булдык. Махсус баннер, өстәл урнаштырылган. Әлмәтлеләр әледән-әле килеп имзаларын куеп китә торалар.

– Имза җыю 9 гыйнвардан башланды. Без биредә чиратлашып 12 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр икешәр кеше торабыз. Халыкны бернинди чакыру, үгетләү юк, үзләре киләләр. Аларның имза куйганда паспортлары булу мәҗбүри. Махсус бланкка паспорт мәгълүматлары тутырыла, аннан соң имза куела. Төрле яшьтәгеләр килә. Аеруча яшьләрнең активлыгы сизелә, – диде Россия Президентына кандидат Владимир Путинның төбәк сайлау штабы активистлары Иван Федотов һәм Михаил Калинин.

Имзаны Россия гражданины булган 18 яшен тутырган һәм үз акылында булган кеше генә куя ала.

Шунысын да билгеләп узарга кирәктер, Татарстанда Владимир Путинның сайлау алды штабыннан тыш партияләрдән кандидатлар – “Гражданская инициатива”дан Ксения Собчак, “Яблоко” җитәкчесе Григорий Явлинский, “Партия Роста” рәисе Борис Титовның да сайлау штаблары эшли. Аларга да имза җыярга кирәк. Тик 7,5 мең түгел, ә бәлки һәрберсенә 2,5 мең.

Тиешле күләмдәге имзалар Үзәк сайлау комиссиясенә 30 гыйнварга кадәр тапшырылырга тиеш.

Әлмәтлеләр сайлауларда актив катнашырга җыена.

news_right_1
news_right_2
news_bot