news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәтлеләр Париждан 8 җиңү белән кайтты

Анда “Париж, мин сине яратам!” XX Халыкара фестиваль-конкурсы узды

 (Казан, 10 ноябрь, “Татар-информ”). 5 ноябрьдә Франциянең Париж шәһәрендә “Салют Талантов” проекты кысаларында балалар һәм яшүсмерләр иҗатының “Париж, мин сине яратам!” XX Халыкара фестиваль-конкурсы булып узды.

Фестивальдә Әлмәтнең 2 нче балалар музыка мәктәбе һәм 15 нче мәктәп укучылары чыгыш ясады. “Вокал иҗат. Эстрада вокалы. Соло” номинациясендә кече яшь категориясендә Дарья Кельдюшова, Дарья Кельдюшова, Амалия Габсәләмова II дәрәҗә дипломга лаек булды. Шушы ук кызлар “Вокал иҗат. Эстрада вокалы. Кече формалар” номициясендә бөтен пьедесталны яулады.

Зур яшьтәгеләр категориясендә “Вокал иҗат. Эстрада вокалы. Соло” номинациясендә Ирина Смолькина “Цветы под снегом” җыры белән 2 нче урынга ия булды. “Инструменталь иҗат. Классика. Фортепиано. Соло” номинациясендә Виолетта Җиһаншина 3 нче урынны алды, дип хәбәр итә “Әлмәт таңнары” басмасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100