Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәтлеләр “Нурлы Казан” IX Халыкара фестиваль-конкурсында җиңде
Әлмәтнең «Гүзәллек» ансамбле берничә номинациядә җиңүгә иреште
(Әлмәт, 3 ноябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Мәскәү, Санкт-Петербург, Уфа, Самара, Геленджик кебек зур шәһәрләрдән килгән биючеләр, җырчылар белән беррәттән уңышлы чыгыш ясап, Әлмәтнең «Гүзәллек» ансамбле берничә номинациядә җиңүгә иреште, дип яза җирле басма.
Шушы көннәрдә Казанда балалар, яшүсмерләр һәм зурлар арасында “Нурлы Казан” IX Халыкара фестиваль-конкурсы узды. Әлеге чарада Әлмәт музыка мәктәбе укучылары да актив катнашты. Бик күп төбәкләрдән килгән конкурсантлар арасында киеренке көрәш барды.
Әлмәтнең З нче музыка мәктәбе каршында эшләп килүче «Гүзәллек» ансамбле берничә номинациядә чыгыш ясап 3 нче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Шулай ук 1 нче һәм 2 нче дәрәҗә дипломнар белән бүләкләнделәр. Алар өчен бу тәүге җиңү генә түгел. Әлеге киңкырлы коллектив хореография укытучысы, сәләтле педагог Рәзилә Хәкимова җитәкчелегендә бик күп бәйгеләрне яулап кайтты. Шәт, бу җиңү дә соңгысы булмас. «Гүзәллек» Әлмәтне бөтен дөньяга танытыр әле!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз