news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәтлеләр мошенникларга акча күчергән

Алданган кешеләр полициягә мөрәҗәгать .

(Әлмәт, 23 май, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары").  Әлмәт районы эчке эшләр бүлегенә 32 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать иткән, дип яза район газетасы.

Ул билгесез номердан ММС алган һәм аны ачып карамакчы булган. Телефоны сүндереп кабызуны сорагач, ул шулай эшләгән дә. Шул арада аның картасында булган 6 мең сум акчасы “очкан”.

Тагын бер әлмәтле – 31 яшьлек ир бушлай белдерүләр сайтыннан үзенең машинасына кирәкле запчастьлар тапкан. Телефон буенча шалтыраткач, трубканың теге башында башта кирәкле сумманы - 125 мең сумны түләвен таләп иткәннәр. Ир акчаны түләгәч, шалтыратып караса, аңа җавап бирүче булмаган.

52 яшьлек хатын югалган документларын кире кайтарырга маташып аферистларга 5500 сум акча күчергән. Ул белдерүләр сайтына паспорты югалуы турында белдерү бирә. Тиздән билгесез берәү аңа шалтыратып, 5500 сумга паспортын кире кайтара алуын хәбәр итә. Ханым акчаны күчерә. Тик аның телефонына башка җавап бирүче булмый.

Өчесе дә полициягә мөрәҗәгать итәләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot