news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәтлеләр Корбан гаетен зурлап бәйрәм итте

Бүген шәһәр паркында Корбан бәйрәме уңаеннан зур чара булып узды.

(Әлмәт, 21 август, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Бүген шәһәр паркында Корбан бәйрәме уңаеннан зур чара булып узды, дип яза җирле басма.

Әлмәт шәһәре һәм районы мөхтәсибәте тарафыннан һәм район җитәкчелеге, нефтьчеләр, парк ярдәмендә оештырылучы бу бәйрәмне халык аеруча үз итә. ТР Көнчыгыш төбәге казые, Әлмәт районы һәм шәһәре имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов әлмәтлеләргә ихлас котлауларын ирештерде.

Быел бәйрәмне Салават Миңнеханов алып барды. Гүзәлем һәм шәһәр, Габдрахман үзешчәннәре моңлы җырларын бүләк итте. Бәйрәмдә балалар да, өлкәннәр дә рәхәтләнеп уен-бәйгеләрдә катнашты, мөнәҗәт-догалар укыды. Бүләкләр дә мулдан иде. Һәр елдагыча Татнефть компаниясе бу юлы да аттракционнарда күңел ачу өчен балаларга 2700 билет өләште. Башка еллардан аермалы буларак быел билетлар 3 көн гамәлдә булачак.

Бу көнне паркка килгән һәркем корбан итеннән пешерелгән пылау һәм кайнар коймаклар белән сыйланды. Физик мөмкинлекләре чикләнгән 60 лап кешене исә Ассольдә кунак иттеләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot