news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәтлеләр "Китапханәдә төн" акциясенә кушылды

Китапка мөккибән китүчеләр өчен кызыклы күргәзмәләр һәм яңа әсәрләр дә тәкъдим ителде.

(Әлмәт, 24 апрель, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). "Китапханәдә төн" акциясенә әлмәтлеләр инде бишенче ел кушыла. Быел ул «Китап тылсымы» шигаре астында узды. Бөтен илдә апрель аенда узучы бу акция төнендә бөтен китапханәләр, китап кибетләре, әдәби күргәзмәләр үзләренең эш сәгатьләрен озынайта, дип яза җирле басма.

Билгеле, максатлары һәммәсенең бер - халыкны китапханәләргә тартып китерү, укуга кызыксыну уяту. Ә бу очракта төрле алымнар куллану да урынлы булыр. Әнә бит ничек оештырганнар быелгы акцияне Идел буе халыклары әдәбияты китапханәсе хезмәткәрләре. Танылган рәссамчы Марс Музагитовның картиналарын карап кына калмадык, ә авторның үзе белән дә якыннанрак таныштык. 7 нче мәктәп укучыларының тәрбияле хатын дигән инсценировкаларын тыңладык. Төрле викториналар һәм бәйгеләр аша халык үзенең белемен дә тикшерә алды. Газет һәм журналлардан кәрзин үрү буенча осталар да килгән иде. Шулай ук, йоннан кием-салым һәм аяк-киеме басу буенча да кызыклы мастер-класс булды.

Ул төнне буккроссинг почмаклары да эшләде. Теләге булганнар кызыклы әдәбиятны өйләренә дә яздырып алып китә алды. Китапка мөккибән китүчеләр өчен кызыклы күргәзмәләр һәм яңа әсәрләр дә тәкъдим ителде.

2018 ел Татарстанда Лев Толстой елы итеп игълан ителгән иде. Бу тема да читтә калмады. Укучылар арасында «Война и мир» әсәре буенча әдәби-батл оештырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100