Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәтлеләр кикбоксинг буенча ярышлардан 11 җиңү белән кайтты
Бу ярышларда Әлмәт Олимпия резервы махсуслаштырылган балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең кикбоксинг бүлегенә йөрүче 11 укучысы да катнашты.
(Әлмәт, 23 ноябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 15-17 ноябрь көннәрендә Яр Чаллыда кикбоксинг буенча 35 нче Гвардиянең аерым десант-штурм бригадасы бүләкләренә шәһәр беренчелеге һәм чемпионаты узды. Әлмәт укучылары 4 алтын, 4 көмеш һәм 3 бронза медаль алып кайтты. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Биредә Татарстанның 100 гә якын спортчысы катнашты. Бу ярышларда Әлмәт Олимпия резервы махсуслаштырылган балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең кикбоксинг бүлегенә йөрүче 11 укучысы да катнашты.
Беренче урынны 34 килограммга кадәр авырлык категориясендә Артур Гарифуллин, 39 килограммга кадәр авырлык категориясендә Әмир Зиннәтуллин, 47 килограммга кадәр авырлык категориясендә Виталий Булига, 57 килограммга кадәр авырлык категориясендә Никита Чумаков яулады.
Икенче урынга 42 килограммга кадәр авырлык категориясендә Никита Симонов, 57 килограммга кадәр авырлык категориясендә Салават Гаясов, 60 килограммга кадәр авырлык категориясендә Станислав Панов, 71 килограммга кадәр авырлык категориясендә Эдуард Фазлыев ия булды.
Өченче урынга 34 килограммга кадәр авырлык категориясендә Алишер Эргашев, 60 килограммга кадәр авырлык категориясендә Артем Буравов һәм Әмир Сәхәпов лаек булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз