news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәтлеләр халыкара бәйгедә җиңү яулады

Республикабыз данын бу бәйгедә Әлмәт шәһәренең 3 нче балалар музыка мәктәбе укучылары яклады.

(Әлмәт, 15 гыйнвар, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 7-10 гыйнвар көннәрендә Мәскәүдә Театр елына багышланган “Огни Рождественской Москвы” дигән Халыкара фестиваль-конкурс үтте. Анда әлмәтлеләр җиңү яулады. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Фестиваль "XXI гасыр балалары” балалар һәм яшьләрнең иҗади һәм шәхси үсеше проекты кысаларында үткәрелде. Биредә Волгоград, Ульяновск, Пенза, Новосибирск, Свердловск, Чиләбе, Түбән Новгород, Калининград, Мәскәү, Ленинград, Воронеж өлкәләреннән, Краснодар краеннан, Казахстан Республикасыннан, Башкортстан республикасыннан меңнән артык бала катнашты.

Республикабыз данын бу бәйгедә Әлмәт шәһәренең 3 нче балалар музыка мәктәбе укучылары яклады. Алар инструменталь һәм вокаль номинацияләрдә чыгыш ясады. Жюри әгъзалары әлмәтлеләрнең башкару осталыгын югары бәяләде.

Елисей Анохин (гитара) җитәкчесе А. Шәйхетдинова, “Мозаика” инструменталь ансамбле җитәкчеләр А. Шәйхетдинова, Л. Казакова һәм Дана Рәфыйкова (вокал) җитәкчесе Г.Зәкиянова I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot