Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәтлеләр грек-рим көрәше буенча ярышта 12 медаль алды
Әлмәттә «Татнефть» компаниясе призларына грек-рим көрәше буенча XXIII Бөтенроссия ярышлары узды.
(Әлмәт, 18 май, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары")., дип яза җирле басма. Әлмәттә «Татнефть» компаниясе призларына грек-рим көрәше буенча XXIII Бөтенроссия ярышлары узды.
Анда илебезнең 19 төбәгеннән яшүсмерләр төркемендә 72 һәм зурлар төркемендә 124 спортчы көч сынашты. Әлмәт данын яклап, ярышларда СДЮСШОРдан 24 көрәшче чыгыш ясады. Төрле авырлык категорияләрендә әлмәтлеләр 5 алтын, 4 көмеш, 3 бронза медальләр яулады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз