news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәтлеләр газетадан күлмәк тегә

“Балаларга куркынычсыз хәрәкәт белән чиста шәһәр!” хәйрия чарасы агымдагы елда 8нче тапкыр оештырылды.

(Әлмәт, 23 июнь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт балалар-яшүсмерләр иҗаты үзәгендә гадәти булмаган чара уздырылды. Дөрес, “Балаларга куркынычсыз хәрәкәт белән чиста шәһәр!” хәйрия чарасы агымдагы елда 8нче тапкыр оештырылды. Анда бу юлы 70 кә якын бала катнашты, дип яза җирле басма.

Әлеге бәйгенең максаты җәмәгатьчелекнең игътибарын әйләнә-тирә мохитка гына түгел, ә бәлки балаларның юл-транспортта имгәнү проблемаларына да юнәлтүдән гыйбарәт. Шуңа күрә бәйге таләбе буенча икенчел чималдан ясалган кием-салымда ут кайтару элементы да булырга тиеш иде. Әти-әниләрнең, балалар бакчасында эшләүчеләрнең фантазиясенә сокланырлык: нинди генә киемнәр ясамаган алар.

Чүп пакетлары, азык-төлек, кер порошоклары салынганнары да калмаган, бер тапкыр куллана торган кашыклар, пластик шешәләр, газеталар, бөкеләр һәм башкалар – барысы да эшкә җигелгән. Калдыклардан ясалган күлмәкләр, баш киемнәре, костюмнар, машиналар жюрины да сокландырды. Әлеге үзгә чараны оештыручы игелекле зат– безнең шәһәрдәшебез, “Постройка+” журналы җитәкчесе Марина Гайнетдинова. Чарада канашкан бер генә бала да бүләксез калмады. Ә физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларга аерым ярдәм күрсәтелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot