Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлмәтлеләр этнографик диктант язды
Диктант язар алдыннан Әлмәт туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре хатирәләрне яңартуга корылган уен-викторина да оештырган иде.
(Казан, 4 октябрь, “Татар-информ”). Бүген сәүдә техникумының актлар залында әлмәтлеләр зур этнографик диктант язды, диелә “Әлмәт таңнары” хәбәрендә.
Диктант дип әйтү бәлки дөрес тә түгелдер. Ул тест рәвешендә иде. 30 сорауга җавап бирү өчен вариантлар китерелгән иде. Әлеге чарада 83 кеше катнашты. Үзләренең белемнәрен укучылар, студентлар, мәгариф, мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре һәм башкалар сынап карады. Диктант язучы өлкәннәр дә күзәтелде.
Әлмәт Язучылар берлеге җитәкчесе Рәфкать Шаһиев сорауларның бераз катлаулы булуын, бүгенге беренче тапкыр язылган мондый диктантның дәвамлы итәргә кирәклеген әйтте.
30 сорауга җавап бирү өчен 45 минут вакыт бирелде, барлыгы 100 балл тупларга мөмкин иде. Диктант нәтиҗәләре 4 ноябрьдә билгеле булачак. Ул һәм дөрес җваваплар www.miretno.ru сайтында урнаштырылачак.
Диктант язар алдыннан Әлмәт туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре хатирәләрне яңартуга корылган уен-викторина да оештырган иде. Дөрес җавап бирүчеләргә бүләкләр таратылды. Ә бу көнне диктант язуда катнашучыларга сертификатлар бирелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз