Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәтлеләр өчен эш ярминкәсе оештырыла
Бирегә килгән кешеләр эш тәкъдим итүчеләр һәм булган вакансияләр белән таныша ала.
(Әлмәт, 26 октябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 26 октябрь көнне Әлмәт шәһәренең мәшгульлек үзәге физик мөмкинлекләре чикле һәм барлык эш эзләүче кешеләрне вакансияләр ярминкәсенә чакыра. Бу турыда җирле басма яза.
Бирегә килгән кешеләр эш тәкъдим итүчеләр һәм булган вакансияләр белән таныша ала. Шулай ук психолог тарафыннан һөнәр сайлау буенча махсус тест та үткәреләчәк.
Әлмәтлеләрне Герцен урамы,86А йорты адресы буенча көтеп калалар. Тулырак мәгълүматны сез 32-34-95 номерына шалтыратып белә аласыз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз