Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәтлеләр өчен эш урыннары ярминкәсе оештырылды
Чарага 52 кеше килгән иде.
(Әлмәт, 11 февраль, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт шәһәренең мәшгульлек үзәгендә “Әлмәт транспорт идарәсе” вәкилләре катнашында “Эш бирүче көне” оештырылды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Беренче катта эшсез калган гражданнар өчен предприятиенең кадрлар бүлеге хезмәткәрләре белән очрашу узды. Ярминкәдә катнашучылар бу көнне тәкъдим ителгән эш урыннары белән таныша һәм аларны кызыксындырган сорауларны бирә алдылар. “Әлмәт транспорт идарәсе” хезмәткәрләре чарада катнашучыларга эш шартлары һәм кандидатка карата булган таләпләр турында сөйләделәр.
Ярминкәгә килүчеләргә троллейбус йөртүчесе, кондуктор, ЗИЛ АГП машинасы йөртүчесе, электр җиһазларын ремонтлау буенча слесарь-электрик, күчмә составны ремонтлаучы слесарь, агрегатларны ремонтлаучы слесарь, баш энергетик урынбасары , элемтә челтәре электромонтеры, токарь, контролер һәм башка белгечлекләр буенча эш урыннары тәкъдим ителде.
Чарага 52 кеше килгән иде. Бирегә киүчеләрдән 5 кеше бушлай укыту курсларында белем алырга теләк белдерде. Шулай ук 7 кеше һөнәр сайлау буенча махсус тест узды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз