news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәтлеләр бокс буенча республика турнирында җиңү яуладылар

Әлмәттә Рус Акташы бистәсендә булып узды.

(Әлмәт, 24 март, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә Рус Акташы бистәсендә бокс буенча республика турниры булып узды, дип яза җирле басма.

Анда “Девон-Юность” клубында тренер Раджив Низамиев шәкертләре дә көч сынашты. 21 нче мәктәп укучысы Илназ Йосыпов, Кирилл Коростелев (24 мәктәп), Илдан Шәңгәрәев (10 нчы мәктәп) үз үлчәү категорияләрендә җиңү яуладылар. Даниил Батыров (6 нчы мәктәп) икенче урын алды.

news_right_1
news_right_2
news_bot