news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәтлеләр бокс буенча республика беренчелегендә 7 медаль алды

Турнирда төрле муниципаль берәмлекләрдән 120 спортчы катнашты.

(Әлмәт, 27 февраль, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 21-25 февральдә Казанда 2003-2004 елгы үсмерләр арасында бокс буенча республика беренчелеге узды. Анда Әлмәттән 3 клубтан 9 спортчы да үзләренең көчләрен сынап карады, дип яза районның "Әлмәт таңнары" газетасы.

Турнирда төрле муниципаль берәмлекләрдән 120 спортчы катнашты. Үсмерләр яхшы күрсәткечләргә иреште. Артем Филимонов (тренер Тимур Димирбеков) һәм Рамир Кусабкулов ( тренер Марсель Агазарян) бронза медаль алдылар. Дүрт көмеш медальне Хазар Мехтизаде, Илһам Мехтизаде, Рөстәм Хәмидуллин ( барысының да тренерлары Раджив Низамиев), Искәндәр Исмаилов (тренер Тимур Димирбеков) отты. Әмир Салихов (тренер Марат Салихов) алтын медаль белән кайтты. Шулай итеп, Әлмәткә 7 медаль кайтты, диелә район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot