news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәтлеләр бүген Мәңгелек ут янына җыелды

Арабызда булмаган батырларны әлмәтлеләр 21 июнь көнне кичен «Хәтер шәме» Бөтенроссия акциясенә кушылып та искә алды.

(Әлмәт, 22 июнь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Илебез халкына кайгы алып килгән 22 июнь иртәсенә быел 77 ел булды. Әлмәтлеләр янәдән Мәңгелек ут янына җыелды, дип яза җирле басма.

1941 елның 22 июне өлкән буынның хәтеренә мәңгелеккә уелып калган. Нәкъ 77 ел элек бөтен ил буенча чыгарылыш кичәсе, Әлмәттә Сабантуй да була. Сугыш башлану бөтен хыялларны челпәрәмә килә. 1941-45 елларда Әлмәт һәм Акташ хәрби комиссариатларыннан 18640 якташыбыз сугышка китә. Шуларның 8520 се Ватаныбыз азатлыгы өчен яу кырында һәлак була һәм хәбәрсез югала. Батыр якташларыбызның данлы исемнәре генә кайта. Туган якларына кайту насыйп булганнарның да сафлары елдан-ел сирәгәя бара. Бүген районда аларның 72 е генә исән.

Арабызда булмаган батырларны әлмәтлеләр 21 июнь көнне кичен «Хәтер шәме» Бөтенроссия акциясенә кушылып та искә алды.

Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан уздырылган митингка ветераннар, шәһәрдә яшәүчеләр, яшьләр дә килгән. Һәрберсенең кулында чәчәкләр. Митингта хәрби комиссар Ришат Сабиров, ветераннар советы рәисе Василий Самойлов чыгыш ясады. Алар ветераннарның яшьләргә үрнәк, батырларның даны мәңгелек булуын билгеләп үттеләр.
Батыр якташларыбыз бер минутлык тынлык белән искә алынды. Шәһәр паркындагы Мәңгелек ут яны чираттагы тапкыр чәчәкләргә белән тулды.

news_right_1
news_right_2
news_bot