Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлмәтлеләр "Ак барс" хоккей командасы белән очрашты
Яраткан хоккей командасын күрер өчен Себердән үк кайтучылар булды.
(Әлмәт, 28 июль, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәтнең «Нефтяник» командасы Татарстанның танылган «Ак барс» хоккей командасы белән боз өстендә көч сынашты. Быелгы сезонның беренче уены «Юбилейный» спорт сараенда узды, дип яза Татарстанның "Әлмәт таңнары" газетасы.
Әлмәткә «Ак барс» килүен йөзләгән кеше көтеп тора иде. Шунлыктан команда җанатарларына култамгаларын да бирде. Аны алыр өчен су буе чират тезелде. Каян гына килмәгәннәр иде әлеге очрашуга? Хәтта Себердән үк кайтучылар бар иде.
– Үзебезнең Татарстан командасы әйбәт уйнаган өчен инде алар өчен 5 ел җан атам. Бүген Әлмәткә Лениногорскидан ук килдем. Балалар Себердән, Усинск шәһәреннән кайтканнар иде, алар да бу матчны карап китәбез диделәр. Менә насыйп булса, култамга да алып китәбез әле. «Ак барс» командасы логотибы төшкән өс киеме дә сатып алдык, – диде 60 яшьлек Татьяна Титова.
Егетләр генә түгел, кызлар да күп иде очрашуда. 15 яшьлек Розалия Сәлахова бу көнне зарыгып көткән:
– Тимур Белялов иң яраткан уенчым. Башта әни белән хоккейга йөрдек, хәзер менә үзем мавыгып киттем. «Ак барс»ның һәр уенчысы култамгасы булган бу плакатны өйнең түренә элеп куячакмын.
Уен мавыктыргыч узды. 2:3 булып, «Ак барс» җиңүе белән тәмамланды.
Рамазан Аглиуллин, 11 яшь:
– Мин биш ел инде 2006 елгы малалайлар белән «Нефтяник» командасында уйныйм. Захарчук, Свитовны якыннан күрер өчен килдем. «Нефтяник» һәм «Ак барс» өчен җан атам. Хоккей минем өчен тормыш рәвешемә әверелде. Быел 10нчы мәктәптә оешкан спорт классына укырга барачакмын.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз