news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәтлегә уникаль операция ясадылар

Мондый операцияләрне Италия кардиохирурглары инде ун елдан артык ясый.

(Әлмәт, 20 декабрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәтлегә уникаль операция ясадылар. Йөрәк-кан тамырлары авыруларын дәвалауда гибрид технологияләр куллану буенча Медсанчастьтә ике көнлек мастер-класс узды. Берничә авыруга уникаль операция ясадылар һәм аны онлайн режимда башка кардиохирурглар да карап барды. Мастер-классны Италиядән килгән профессор, халыкара танылу алган атаклы кардиохирург Мауро Дель Джилио уздырды, дип яза җирле басма.

– Бездә ясалма кан әйләнеше, аортокоронар шунтиралау системасы белән инде 1900 артык операция ясалган. Әмма икенче метод белән мондый операцияләр әлегә кадәр ясалганы юк. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Казанның «АМТЕС» югары медицина технологияләр буенча белем бирү үзәге тәкъдиме белән узучы бу чарадан соң безнең нейрохирурглар һәм кардиохирурглар да берничә айдан соң үзлекләреннән коронар артерияләрләргә гибридлы реваскуляризация ясый алырлар дип уйлыйм, - диде Медсанчастьнең баш табибы Мөнир Закирҗанов.

Мондый операцияләрне Италия кардиохирурглары инде ун елдан артык ясый. Инвазив реваскуляризациянең максаты йөрәккә авырлыкны киметү һәм операциядән соңгы яраларның тизрәк төзәлүен булдыру. Гади генә итеп аңлатканда, эшләп торган йөрәккә операция ясау дип аңларга кирәк моны. Шуңа күрә ясалма кан әйләнешен булдыру ихтыяҗы да юк. Моңарчы йөрәккә операцияләрне күкрәк читлеген ярып, 10-15 сантиметрлы яра калдырып ясасалар, гибридлы реваскуляризацияне күкрәк астын 4 сантиметрга гына кисеп, шуннан уздырып була. Һәм авыруның мондый очракта бер атнадан соң аякка басу ихтималы да зур.

– Бу өлкәдә без тәҗрибәбезне тагын да камилләштердек. Куба, Ливан, Россиягә мондый төр операцияләрне ясар өчен еш чыгабыз. Йөрәк авыруларын башында ук белеп алып, операция ясау мөһим. Таза йөрәкле булып яшәү өчен гади генә кагыйдәләрне үтәргә кирәк. Дөрес, нәселдәнлек факторын үзгәртеп булмый, әмма медицина катнашында һәм сәламәт яшәү рәвеше аша ныклы йөрәккә ирешеп була, - диде кардиохирург Мауро Дель Джилио.

news_right_1
news_right_2
news_bot