Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәтлегә сүгенгән өчен 20 мең сум штраф салганнар
Ул үз гаебен яртылаш гына таныган.
(Әлмәт, 10 июль, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә ЮХИДИ хезмәткәре хокук бозучыны туктатып аннан документларын сораган. Автомобиль йөртүче гауга чыгарып, китеп барырга җыенганда аны тоткарлыйлар, дип яза җирле басма.
Беркетмә төзү вакытында ир-ат шаһитләр каршында автоинспекторга сүгенү сүзләре ишеттерә. Аны “Хакимият вәкилен мыскыл итү” дигән маддә нигезендә хөкем иттеләр.
Ул үз гаебен яртылаш гына таныган. Әлеге ир-ат сүзләре буенча, аның мондый адымына инспектор сәбәпче. Әлмәт шәһәр суды сүгенгән өчен әлмәтлегә 20 мең сум штраф салды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз