news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәтлегә мактаулы гражданин исеме бирелде

Әлеге мәртәбәле исем бирелү турындагы таныклык һәм билге Камил Шәйхелисламовичка тантаналы шартларда тапшырылды.

(Әлмәт, 11 август, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт районы һәм шәһәр депутатлары район Советының чираттан тыш XXX сессиясендә һәм шәһәр Советының чираттан тыш XXXII утырышында РСФСР һәм ТАССРның атказанган төзүчесе Камил Нигъмәтуллинга районның мактаулы гражданины исемен бирү турында карар кабул иткән иде, дип яза җирле басма.

Әлеге мәртәбәле исем бирелү турындагы таныклык һәм билге Камил Шәйхелисламовичка Төзүчеләр көне алдыннан тантаналы шартларда тапшырылды. Быел аңа 90 яшь тулды. Ветеран гомерен төзүче һөнәренә багышлый. Камил ага мастер, участок начальнигы, идарә җитәкчесе урынбасары, СМУ начальнигы, трест управляющие урынбасары булып эшли. Аның катнашында икмәк заводы, “Нефтяник” кунакханәсе , муниципалитет, “Әлмәтнефть” идарәсе биналары һәм башкалар төзелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot