Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәтлегә 10 елга ирегеннән мәхрүм ителү куркынычы яный
Бу очракта да бер егет 12 яшьлек кыз бала белән мөнәсәбәтләр башлап җибәргән.
(Әлмәт, 19 сентябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәтлегә 10 елга ирегеннән мәхрүм ителү куркынычы яный, дип яза җирле басма.
Замана яшьләренең уйламыйча эшләгән ялгышлыкларының сәбәбе сабырсызлыктадыр, мөгаен.
Алар күңелле балачак мизгелләреннән ләззәт алып, вакытны ашыктырмыйча яши белмиләр. Тизрәк үсү теләген тормышка ашыру адымы күпчелек очракта аянычлы тәмамлана.
Бу очракта да бер егет 12 яшьлек кыз бала белән мөнәсәбәтләр башлап җибәргән. Аннан алар тиешле кысалардан чыгып, елдан артык җенси мөнәсәбәтләрдә тора. Бу турыда кыз баланың ата-анасы белеп алып, полиция хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итә.
Хәзерге вакытта егет тоткарланган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз