news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәтледә мәк саламы экстракты табылган

40 яшьлек ир-атка карата җинаять эше кузгатыла.

(Әлмәт, 9 август, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Күптән түгел полиция бүлегенә Әлмәтнең Фәхретдин урамының бер йортында яшәүче ир-атның наркотик куллануын хәбәр итәләр.

Полиция аның эзенә төшә. Әлеге ир-атның үзе белән 42,7 гр мәк саламы экстракты табыла. Полиция бүлегендә ул мәкне әфьюн ясау максатыннан җыйганын әйтә.

40 яшьлек ир-атка карата җинаять эше кузгатыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot