news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәтле яңа төр велосипед уйлап тапкан

Илнур Динмөхәммәтов «Альметьевск рулит» акциясенә кушылган.

(Казан, 25 сентябрь, "Татар-информ"). Әлмәттә яшәүче Илнур Динмөхәмәтов яңа төр велосипед уйлап тапкан. Бу хакта "Әлмәт таңнары" яза.

Ул һөнәре буенча эретеп ябыштыручы. Тәгәрмәч әйләндерергә яратучы улы нинди дә булса башкаларныкына охшамаган уенчык сорагач, ул өч тәгәрмәчле велосипед ясарга уйлый. Моның өчен ул иске велосипедны чак кына үзгәртеп куя. Ә инде әлеге җайланмада бер бала йөргәндә икенчесе көтеп тормасын өчен, тора-бара ул аны өч тәгәрмәчле тарантас итә. Шул сәбәпле Илнур «Альметьевск рулит» акциясенә кушыла.

Бүген әлеге велосипедта Илнурның балалары гына түгел, ишегалдында яшәүче башка әлмәтлеләр дә йөри.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100