news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәтле танышына пычак белән кадаган

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды.

(Әлмәт, 9 февраль, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 5 февраль көнне Әлмәт үзәк район хастаханәсенә күкрәге һәм корсагы яраланган 44 яшьлек хатын-кызны китерәләр. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Оператив-эзләү чаралары барышында җинаять кылучы полиция хезмәткәрләре тарафыннан кулга алына. Ачыкланганча, җинаятьче элек тә хөкем ителгән булган һәм хәзер дә беркайда эшләмәүче 36 яшьлек ир-ат булып чыга.

Әлеге ир үз өендә зыян күрүче ханым белән кәеф-сафа корып утырган вакыттта, алар арасында низаг килеп чыга һәм ул аңа пычак белән кадый.

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot