news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәтле “Сам себе режиссер” тапшыруында җиңү яулаган

Фламинго кошының биюен видеога төшереп, аны танылган тапшыруга җибәрә.

 (Әлмәт, 16 декабрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәтле “Сам себе режиссер” тапшыруында җиңү яулаган, дип яза җирле басма.

Әлмәттә яшәүче Рушана Юсупова Таиландка баргач, бик кызык күренешкә тап була. Фламинго кошының биюен видеога төшереп, аны танылган тапшыруга җибәрә.
Сентябрь аенда алар Мәскәүгә тапшыруда төшәргә чакыру ала. Соңыннан иң күп тавыш җыеп беренче урын яулыйлар.

– Тормышта могҗизалар була икән ул! Моңа ышанырга гына кирәк, - ди үзе Рушана.

news_right_1
news_right_2
news_bot