news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәтле сөяркәсен кыйнап үтергән

Башы каты җәрәхәтләнү сәбәпле, хатын хастаханәдә җан биргән.

(Әлмәт, 14 декабрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт шәһәр суды әлмәтлене 7 елга каты режимлы колониягә хөкем итте. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Фаҗигә 8 Март урамындагы йортларның берсендә була. Хөкем ителүченең сүзләре буенча кәеф-сафа корып утырган вакытта сөяркәсе аны сүгеп түбәнсетә. Алар талашып китә һәм ул берничә тапкыр хатынның башына суга. Каты җәрәхәтләр алу нәтиҗәсендә хатын-кыз идәнгә егыла. Ләкин бераздан үз хәленә кайтып, кабат өстәл артына утыра.

Икенче көнне иртән ир-ат сөяркәсенең гырылдавын ишетеп аны уятырга тотына. Хатынны аңын югалткан хәлдә хастаханәгә илтәләр. Башы каты җәрәхәтләнү сәбәпле, ул хастаханәдә җан биргән.

news_right_1
news_right_2
news_bot