news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәтле машина урлаган өчен хөкем ителгән

Ир-ат “Автомобильгә ия булу, ягъни куып алып алып китү” маддәсе буенча гаепле дип табылды.

(Әлмәт, 11 гыйнвар, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Машина урлаган өчен шәһәр суды әлмәтлене шартлы рәвештә бер елга хөкем итте. Бу хакта җирле басма хәбәр итә.

Эш материаллары буенча, исерек хәлдәге кеше йорт янында торган “ВАЗ-21144” машинасының салонында ачкыч табып ала һәм машинада “җилдерергә” чыгып китә. Бераздан әлмәтле юл-транспорт һәлакәте килеп чыгуга сәбәпче була.

Ир-ат “Автомобильгә ия булу, ягъни куып алып алып китү” маддәсе буенча гаепле дип табылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot