Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәтле мөфти стипендиясенә лаек булды
V Халыкара форумы кысаларында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин дини уку йортларындагы уку алдынгыларына бүләкләр тапшырды.
(Әлмәт, 3 октябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Дини уку йортларында белем алучы алдынгы студентларга Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин стипендия тапшырды. Алар арасында Әлмәт студенты да бар, дип яза җирле басма.
Болгар ислам академиясендә мөселман мәгариф оешмалары мөгаллимнәренең V Халыкара форумы кысаларында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин дини уку йортларындагы уку алдынгыларына һәм иҗтимагый эштә актив булган, олимпиада, конкурс, викториналарда җиңү яулаган шәкертләргә бүләкләр тапшырды. Р. Фахреддин исемендәге Әлмәт ислам мәдрәсәсенең өченче курс студенты Рамил Тугушев та бу мәртәбәле бүләкне алып кайтты.
Пенза өлкәсе Иске Әләзән егете Әлмәт мәдрәсәсенә үзенең шәкертләре киңәше белән укырга керә.
– Бирегә укырга кергәнемә һич кенә дә үкенмим. Инде ике елны бары тик яхшы билгеләренә генә укып бетердем. Узган ел олимпиадада алдынгы урын алдым. Быел менә тырышлыгымны һәм уңышларымны бәяләп шундый абруйлы бүләк бирделәр, - дип сөйләде 20 яшьлек егет.
Рамил сөйләвенчә, ул үзенең остазларыннан да уңган. Дини белем алуда мөгаллимнәрнең көчле һәм белемле булуыннан да күп нәрсә тора. Киләчәктәге планнарына килгәндә, үз туган авылына кайтып, анда дин белгече булып эшләргә хыяллана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз