news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәтле Кырымга велосипедта юл тотты

23 көн эчендә ул ике тәгәрмәч өстендә 2350 км юл үтәргә исәпли.

(Әлмәт, 27 июнь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттән 28 яшьлек Радель Бакиров Яшьләр үзәге яныннан кузгалып, Тольяттига юл тоткан, дип яза җирел басма.

Нияте – Кырымга кадәр барып җитү. 23 көн эчендә ул ике тәгәрмәч өстендә 2350 км юл үтәргә исәпли. Якынча 17-18 июльләргә анда барып җитәргә тиеш. Радель сәяхәткә бик җентекле әзерләнгән. Берничә зур шәһәрдә тукталыш ясап алырга уе. Нигә Кырымны сайладың, дигән сорауга ул: «Кырым күптән түгел безнеке булды. Минем анда бер тапкыр да булганым юк, бик матур диләр. Өстәвенә анда шифаханәгә юллама да юнәтә алдым», дип җавап биргән. Радель велосәяхәте барышын социаль челтәрдә яктыртып барырга вәгъдә иткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot