news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәтле кырыгалдарлар тозагына эләккән

Ханымга шалтыраткан телефон номерының Тула өлкәсендә теркәлгәнлеге ачыкланган.

(Әлмәт, 28 ноябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 59 яшьлек әлмәтле кырыгалдарлар тозагына эләгә. Ул бер банктан күптән түгел генә кредит алган була. Шушы көннәрдә аңа үзен әлеге банк хезмәткәре дип таныткан берәү шалтыратып, ялгышлык буенча банк ханымга 8 мең сум акча күчергән ди һәм аны кире кайтаруын сорый, дип яза җирле басма.

Пенсионер ханым ялгышлыкны төзәтергә ашыгып, банкоматка бара һәм таныш булмаган хатын-кыз әйтеп торган саннарны җыя. Күпмедер вакыт узганнан соң үзенең банк счетыннан 23 мең сум акчасы югалганын абайлап ала.

«Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Ханымга шалтыраткан телефон номерының Тула өлкәсендә теркәлгәнлеге ачыкланган. Ә пенсионерның акчасы Свердловск өлкәсендә теркәлгән телефон номеры буенча күчерелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot