Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәтле кредит өчен 35 мең чамасы акча түләгән
Полиция бүлегендә "Мошенниклык" маддәсе буенча җинаять эше кузгатканнар.
(Әлмәт, 20 март, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 42 яшьлек әлмәтле интернет аша кредит рәсмиләштермәкче булган.
Агымдагы елның февралендә берничә банк сайтында онлайн-заявкалар тутырган. Аннары аңа үзен банк менеджеры итеп таныштырган берәү шалтыраткан. Банкның аңа 190 000 кредит бирергә риза булуын әйтеп, страховка түләргә тәкъдим иткән. Ир танышларыннан банк турында сораштырганнан соң тиешле сумманы күчергән. Акчаны алгач аферист элемтәгә чыкмый башлаган. Шулай итеп ир 34800 сумыннан колак каккан.
Полиция бүлегендә "Мошенниклык" маддәсе буенча җинаять эше кузгатканнар. Тикшерү бара.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз