Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәтле “Халык участковые- 2017” бәйгесендә катнаша
Иң күп тавыш җыючы бөтенроссия финал бәйгесендә катнашу хокукы ала.
(Әлмәт, 11 октябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 7 октябрьдә Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы рәсми сайтында “Халык участковые- 2017” бәйгесе башланды, дип яза җирле басма..
Бу этапта Әлмәттән Россиянең Эчке эшләр министрлыгы капитаны Евгений Желтков шәһәр данын яклый. Икенче тур 16 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Иң күп тавыш җыючы бөтенроссия финал бәйгесендә катнашу хокукы ала. Ул 1-10 ноябрьдә федераль дәрәҗәдәге онлайн режимда узачак.
Бәйгедә җиңеп чыккан “Халык участковые”н һөнәри бәйрәмнәре алдыннан тантаналы рәвештә котлаячаклар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз