news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәтле фатирында исле газ белән агуланган

Янгын ут белән саксыз эш итү нәтиҗәсендә килеп чыккан.

(Әлмәт, 16 октябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәтле фатирында исле газ белән агуланган, дип яза җирле басма.

14 октябрь көнне коткаручыларның бердәм номерына Пушкин урамында урнашкан йортның бишенче катында фатир яну турында хәбәр кергән.

Бу урынга полиция, ашыгыч ярдәм машинасы һәм янгын сүндерүчеләр юнәлгән. Фатирның ишеген махсус корал ярдәмендә ачып кергәннәр һәм аннан исерек хәлдә черем итеп ятучы 55 яшьләр тирәсендәге ирне чыгарганнар. Нәтиҗәдә, ул хастаханәгә озатылган.

Янгын ут белән саксыз эш итү нәтиҗәсендә килеп чыккан.

news_right_1
news_right_2
news_bot