Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәтле фатиры каршында өй төзеп, күгәрченнәр асрый
Күгәрчен асраучылар ай саен Рус Акташында үз базарларын оештыра.
(Әлмәт, 8 август, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары", Филүзә Хәмидуллина). Әлмәтле фатиры каршында өй төзеп, күгәрченнәр асрый. 4 метр биеклектәге баһадир кош өе, чыннан да, күпкатлы йортлар тезелеп киткән ишегалдының бизәгенә әверелгән. Ак күгәрченнәрнең йорт түбәсендә гөрләшеп утырулары да әллә каян ишетелеп тора. Таш калада мондый тереклекне күрү бермәлгә хәтта гайре булып тоелды, дип яза җирле басма.
– Минем өчен күгәрчен ул гади кош кына түгел, ә тулы бер фәлсәфә. Элек бит һәр ишегалдында күгәрчен өе бар иде. Ул хәзер генә сирәк күренеш. Без дә урам малайлары белән ярыша-ярыша аларны асрый идек. Балачакта 17 нче мәктәп каршында яшәдек, беренче күгәрченнәрем шунда булды. Аннан армиягә киттем, гаилә кордым. Шулай итеп тормыш куып аларны асрарга вакыт җиткереп булмады, – дип мине күгәрченнәр дөньясы белән таныштыра башлады 58 яшьлек Евгений Никонов.
Моннан ун еллар элек алар гаиләсе белән Төзүчеләр проспектына күченә. Өченче катта яшәгәч, күгәрченнәр асрау идеясе белән янә яна башлый. Күп тә узмый ак күгәрченнәрне булдырып, аларны башта балконына урнаштыра. Соңыннан җиде кат тир түгеп ишегалдындагы бер кечкенә генә мәйданчыкка рөхсәт алгач, шунда күгәрчен өе төзеп куя.
– Кош кетәге төзү өчен дә бер олы йорт төзегән кадәрле йөгерергә, тиешле рөхсәтләрне алырга, бер кочак документлар тутырырга туры килде. Үзем эретеп ябыштыручы булып эшләгәч, өйне тимердән ныклы итеп эшләдем. 4 метр биеклеккә кадәр күтәрү дә малай-шалайлар кермәсен дип эшләнде. Алайса хәзер яшьләр бигрәк мәнсез. Күпме тора һәм күгәрченнәрне ашап буламы дип кенә сорыйлар. Аларны бары акча ягы гына кызыксындыра, – яшьләрнең күгәрченнәргә таш белән атып, шаяруларына йөрәге әрнүен дә белдерде әңгәмәдәшем.
Күгәрченнәр турында ул сәгатьләр буе сөйли ала, тулы бер энциклопедия язарлык мәгълүмат та туплаган. Ышанасызмы, бу кошларның 800 токымы билгеле икән! Декоратив та, хат ташучы төрләре дә, ит өчен асрый торганнары да бар. Евгений Дмитриевич исә очучы токымлыларын (полетные) асрый. Алар саны 50 гә үк җиткән инде.
– Күгәрченнәр ел әйләнәсе үрчи. Гадәттә, алар 18 көн утырып, баласын оядан чыгара. Әмма мин язга таба беренче ике үрчемне генә алам. Алар нык була. Дымлы урын һәм үтәли җил булмаганда бу кошларга берни булмый. Кышын арпа ашатам, җәен-көзен бодай, солы, карабодай ярмасы сибәм. Күгәрченнәрнең бер уңай ягы бар – алар бер тапкыр гына ашый да, аннан ризыкка якын да килми, – дип күгәрченнәр хуҗасы.
Шулай да аларның рационына нык игътибар бирә ул. Дарулар да соңгы елларда бик еш ала башлаган. Чөнки төрле авырулар таралган. Элек хәтта ишетеп тә белмәгән төрле вируслар бер көн эчендә бөтен ояны аяктан егарга мөмкин икән. Кыргый күгәрченнәр дә ояларга кунаклап, төрле авырулар йоктыра алуы мәгълүм.
Евгений Дмитриевич якын арада төрле төсле күбәләк токымлы күгәрченнәрне үрчетергә хыяллана. Матурлык һәм зәвык бу ишегалдында тагын да артачак, димәк.
Күгәрчен асраучылар ай саен Рус Акташында үз базарларын оештыра. Кош хуҗалары хәтта күрше төбәкләрдән дә килә бирегә. Очрашу-аралашу барышында алар токымнар белән алмаша, кошларның авыруларын кисәтү чаралары хакында сүз алыша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз