news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәтле эштән куган өчен үч алган

Карак элек күп тапкырлар хөкем ителгән булып чыга

(Казан, 9 июнь, “Татар-информ”). Әлмәт полицейскийлары төзелеш объектыннан кислород баллоннары урлаучыны тоткарлый.
Май азагында Әлмәтнең полиция бүлегенә шәһәрдә төзелеп килә торган бер объекттан кислород баллоннары югалу турында хәбәр керә. Оешмага килгән зыян 5 мең сумлык тәшкил итә.
Полиция хезмәткәрләре күптән түгел генә әлеге фирмадан эштән җибәрелгән кешене шик астына алалар. Карак элек күп тапкырлар хөкем ителгән 30 яшьлек әлмәтле булып чыга. Урланган әйберләр кире кайтарыла. Җинаятьче сак астына алына. Хәзерге вакытта тикшерү бара, дип белдерә “Әлмәт таңнары” газетасы.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot