news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәтле дүртенче тапкыр машина урлауда тотылган

Ул каты режимлы төрмәгә хөкем ителә.

(Әлмәт, 28 август, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Дүртенче тапкыр машина урлаганы өчен 36 яшьлек әлмәтлене 2 ел каты режимлы төрмәгә хөкем итәләр. Бу хакта шәһәр прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза җирле басма.

Вакыйга үткән елның 18 ноябрендә Тукай проспектының 37 нче йорты янында була. Карак урланган ачкыч ярдәмендә “ВАЗ-21099” автомобилен ача һәм аны кабыза. Ишегалдыннан чыкканда ул машинага бәрелә.

Соңрак аны ЮХИДИ хезмәткәрләре кулга ала. Ир-ат үз гаебен тулысынча таный. Суд аның моңа кадәр булган җинаятьләрен күздә тотып, катгый карар чыгара.

news_right_1
news_right_2
news_bot