news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәтле Чистайда дустының башына җиткән

Ул бергә эчеп утырган җирдән ике иптәшенә пычак белән ташланган

 (Казан, 4 сентябрь, “Татар-информ”). Моңарчы берничә тапкыр хөкем ителгән 36 яшьлек әлмәтле күптән түгел Чистайда, бергә эчеп утырган җирдән, ике иптәшенә пычак белән ташланган.

Нәтиҗәдә, берсе шунда ук үлә, икенчесен авыр хәлдә хастаханәгә алып китәләр. Җинаять кылучыны кайнар эздән тоткарлыйлар: ул шәһәрдән чыгып китәргә җыенган була. Җинаять эше кузгатылган, тикшерү бара, дип яза “Әлмәт таңнары” басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot