news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәтле чүплекләрне барлап, бәйгедә җиңгән

Кем күбрәк очракны теркәп, фаш итә ала – шул җиңүче.

(Әлмәт, 22 сентябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). «Мәктәп экопатруле» бәйгесендә 11 нче сыйныф укучысы Никита Яргунин югары баллар туплап, шәһәр экологиясен яхшыртуга үзеннән саллы өлеш керткән.

Әлеге бәйгенең шартлары гади: «Экопатруль» дигән махсус мобиль кушымтаны кесә телефонына теркәп, шуның аша табигатьне пычрату очраклары турында даими рәвештә экология министрлыгына хәбәр итеп торырга кирәк. Һәр очрак аерым тикшерелеп, тиз арада хәл ителә. Кем күбрәк очракны теркәп, фаш итә ала – шул җиңүче. Әлеге бәйге турында Никита моннан өч ел элек электрон белем бирү порталыннан күреп ала һәм шул ук елны катнашырга була.

 

– Быел да 800 дән артык фактны теркәп җибәрдем. Хәзер инде бөтен сыйныфташлар миңа кушылды. Һәммәбездә бу кушымта бар. Беренче сыйныфка укырга кергән энемне дә быел бу эшкә җәлеп иттем менә, - дип сөйли актив укучы.

 

Әлмәтнең ямьсез, пычрак урыннарын, шәһәр янындагы законсыз чүплекләрне ул хәзер инде ятлап бетергән. Хәтта сыйныф җитәкчесе Әлфирә Миннәхмәтова белән махсус рейдларга да чыгып йөриләр икән. Иң куандырганы – бер генә очрак та игътибарсыз калмый.

 

– Экологик тәрбия гаиләдән килә. Балалар ата-аналар һәм зурлар үрнәгендә үсә. Никита безнең мәктәпнең күрке ул. Барлык бәйгеләрдә катнашырга тырыша, бик актив һәм аралашучан егет. Экология темасына социаль роликлар да төшерде. Шәһәрдә вандализмны киметү яклы. Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына бик зур рәхмәтлебез, андый бәйгеләр бик кирәк,- ди сыйныф җитәкчесе Әлфирә Әкрәм кызы.

 

 

«Мәктәп экопатруле» бәйгесенә була егет инде булачак һөнәрен дә сайлап куйган - чиста һәм заманча шәһәр төзү аның иң зур хыялы икән, диелгән хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot