news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәтле балаларына карата судка дәгъва биргән

Әтиләренең яңа гаилә төзүе аркасында, мөнәсәбәтләр бозылган

(Казан, 21 октябрь, “Татар-информ”). Әлмәт шәһәре суды бер әти кешенең үз балаларына һәм оныкларына дәгъвасы буенча гражданлык эшен караган.

Дәгъвачы үз йортында балалары һәм оныклары теркәлгән булуын, әмма аларның биредә яшәмәүләрен һәм берни өчен дә түләмәүләрен, үз теләкләре белән пропискадан төшәргә дә теләмәүләрен аңлата. Балалар мөнәсәбәтләрнең, әниләре вафат булганнан соң, әтиләренең яңа гаилә төзүе аркасында бозылуын бәян итә.

Дәгъвачының кызы һәм оныгы, шулай ук килене һәм аның балалары әлеге торактан файдалану хокукларын югалткан. Балигъ булмаган яшьтәге оныгы белән өлкән улы исә, торактан файдалану хокукларын югалтмаган.

Икенче улы торак хуҗасының элекке гаилә әгъзасы булып санала, башка торыр җире булмагач, аны пропискадан төшерү опекунлыкка алынган балигъ булмаган яшьтәге баланың хокукларын бозу булып саналыр иде, дип белдерә “Әлмәт таңнары” басмасы.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100