news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәтле 58 мең сумга алданган

Пенсионердан шуның кадәр суммада “салым” түләткәннәр.

(Әлмәт, 21 октябрь, “Татар-информ”, “Әлмәт таңнары”). Әлмәттә тагын бер кеше кырыгалдарлар корбаны булган, дип яза “Әлмәт таңнары” газетасы.

60 яшьлек әлмәтле газетадан биологик актив өстәлмәләр (БАД) сатылуы турында укыган һәм, профилактика максатыннан, аларны сатып алырга булган. Пенсионер БАДны почта аша алган, тиешле курс дәвамында эчкән, товарга карата да, фирмага да аның дәгъвасы булмаган. Бер көнне аңа шалтыратып, имеш, БАД сатучы фирма бетерелгән, суд карары белән зыян күрүчеләргә компенсация тиеш, әмма моның өчен башта салым түләргә кирәк булачак, дигәннәр. Пенсионер банкомат аша әйтелгән сумманы күчергән. Аңа шалтыратып, тагын акча күчерергә кушканнар. Нәтиҗәдә, ир-ат барлыгы 58 мең сум акчасыннан мәхрүм калган. Ул үзенең алданганын салым сыйфатында тагын акча күчерүләрен сорагач кына аңлаган һәм полициягә мөрәҗәгать иткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100