news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәтле 100 мең сум акчасын кырыгалдарга күчергән

Кырыгалдар банк картасы турында мәгълүматларны сорап алган.

(Әлмәт, 15 февраль, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә 68 яшьлек пенсионер картасыннан акча югалу сәбәпле, полициягә мөрәҗәгать итә, дип яза районның "Әлмәт таңнары" газетасы .

Әлмәтленең кесә телефонына смс-хәбәр килә. Анда банк картасына блокировка куелу турында сүз бара. Телефон аша ул "банк хезмәткәре"нә шалтырата. Кырыгалдар банк картасы турында мәгълүматларны сорап ала. Янәсе ул банк хезмәткәре һәм пенсионерга ярдәм итә.

Соңрак әлмәтленең картасыннан 100 мең сум акча югала, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot