Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәткә яшь шагыйрьләр җыелды
«Илһам» яшь язучылар бәйгесе яңа талантларны ачыклауда һәм зур әдәбиятка алып килүдә саллы чара.
(Әлмәт, 6 апрель, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары").Әлмәт районы берничә ел рәттән татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен саклау һәм үстерү, укучыларда әдәбиятка, сәнгатькә кызыксыну уяту максатыннан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Язучылар берлеге, Казан федераль университеты татар телендә иҗат итүче мәктәп укучылары арасында «Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесен уздыра. Әлмәт сайлап алу турын ел да татар гимназиясе үзендә кабул итеп, әлеге бәйгене шәһәр күләмендә зур шигърият бәйрәменә дә әверелдерә әле, дип яза район басмасы.
– Киләчәк буынны әзерлибез дип сөйлибез икән, димәк бу өлкәдә нәтиҗәле эшләр дә булырга тиеш. «Илһам» яшь язучылар бәйгесе яңа талантларны ачыклауда һәм зур әдәбиятка алып килүдә саллы чара ул. Бүген биредә күңелләре белән безгә якын балалар җыелган. Аларның һәммәсе дә киләчәкләрен язучылык белән бәйләмәсә дә, араларыннан прозаиклар, драматурглар, шагыйрьләр чыгар әле, - диде драматург, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов.
Бәйге берничә номинациядә уза: яшь шагыйрь, яшь прозаик, яшь драматург һәм яшь журналист. Бәйге шартлары буенча, укучылар әсәрләре арасыннан иң яхшылары сайлап алынып, аларның авторларына йомгаклау кичәсендә кызыксындыру бүләге тапшырыла. 1 нче турда сайлап алынган әсәрләрдән ел да әдәби альманах бастырыла, алар Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан язучылар берлеге, Казан федераль университеты сайтына да урнаштырыла. Быелгы финалистларга килгәндә, аларны бәйгенең йомгаклау кичәсендә барлык сайлап алу турлары да тәмамланганнан соң хәбәр итәчәкләр. Яшь язучыларны бер аланга туплаган зур бәйрәм чарасы исә апрель азагында Казанда булыр дип көтелә, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз