news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәткә яшь белгечләрне җәлеп итәләр

Очрашу барышында эшкә урнашкан вакытта тудырылачак шартлар турында әңгәмә алып барылды.

Әлмәткә яшь белгечләрне җәлеп итәләр
almet-rt.ru/

(Әлмәт, 15 март, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин Казан дәүләт медицина университеты студентлары белән очрашты.

Очрашу диалог форматында оештырылды. Биредә КДМУ ректоры Алексей Созинов, Әлмәт муниципаль районы буенча сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Вера Головина, Әлмәт үзәк район хастаханәсенең баш табибы вазифаларын башкаручы Алла Назарова, Перинаталь үзәкле Әлмәт балалар шәһәр хастаханәсе җитәкчесе Рәзия Галиева һәм шәһәрнең 3 нче поликлиникасының баш табибы Айдар Габдуллин катнашты.

Очрашу барышында эшкә урнашкан вакытта тудырылачак шартлар турында әңгәмә алып барылды. Югары уку йортларын тәмамлап Әлмәт районы авыл җирлекләренең берсендә 5 елдан артык хезмәт куйган медицина хезмәткәренә йорт сатып алу өчен 1 миллион сум күләмендәге акчалата ярдәм каралган.

Моннан тыш, Әлмәткә Россиянең башка төбәкләреннән эшкә күчеп килүче табибларга торак шартларын яхшырту өчен 500 мең сум күләмендәге финанс ярдәм күрсәтеләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot