Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәткә яшь артистлар җыелды
Фестиваль-бәйгедә 3 яшьтән алып, 17 яшькә кадәр балалар катнаша ала.
(Әлмәт, 2 декабрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Шушы көннәрдә Әлмәт татар гимназиясе сәхнәсе «Сәяр» республикакүләм бәйгесенең зона этабына йомгак ясар өчен берничә район артистларын үзенә җыйды, дип яза җирле басма.
«Сәяр» безнең төбәк өчен яңа булса да, моңа кадәр биш тапкыр Казан күләмендә, шәһәр мәктәп театрлары арасында уңышлы гына үткәрелгән иде инде. Менә инде икенче ел рәттән ул төбәкләргә чыгып, республика балаларында да театрга мәхәббәт уята башлады.
Фестиваль-бәйгедә 3 яшьтән алып, 17 яшькә кадәр балалар катнаша ала. Ул берничә этаптан тора. Иң элек районнарда сайлап алу турлары уза, аннан төбәк бәйгеләре. Быел иң-иң дип табылучылар үзләренең спектакльләр видеоязмасын да жюрига җибәрергә тиешләр. Зона этабында уңышлы чыгыш ясаучылар Казанга – суперфиналга чакыру ала.
Лениногорск, Ютазы, Азнакай, Бавлы районнарыннан килгән укучыларның чыгышларына кадәр иң элек үзебезнең Әлмәт нәни артистларының оста итеп сәхнә иярләүләрен күреп хозурландык. 62 нче «Тирәк» балалар бакчасына аерым тукталмыйча булмый. Түбән Мактама балалар бакчасының театр түгәрәге хәтта зурларга да үрнәк итеп куярлык. Данлыклы «Зәңгәр шәл»не балалар куелышыннан кабул итү бер үк вакытта кызык та, тәэсирләндергеч тә булды.
«Сәяр» бәйгесенең муниципаль этабында быел Әлмәт районыннан 25 балалар бакчасы һәм 5 мәктәп катнашты. Узган ел 2 нче балалар бакчасы иң зур бүләккә- Гран-прига ия булган иде.– Соңгы елларда бу конкурс тагын да киңрәк җәмәгатьчелеккә таралды. Балаларда сәнгатькә һәм мәдәнияткә мәхәббәт уятуда аның өлеше алыштыргысыз. Зона этабын уздыруга Әлмәтнең сайлануы да юкка гына түгел. Бездә хактан да татар театрына кызыксыну зур. Аны алга таба тагын да үстерергә дигән максат куябыз, - диде милли мәсьәләләр буенча Әлмәт мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Сиринә Җиһаншина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз